Ксения Собчак үзен ат белән чагыштырган, аена ничә миллион эшләвен, нинди машинада йөрүен сөйләгән
Ксения Собчак үзен ат белән чагыштырган, аена ничә миллион эшләвен, нинди машинада йөрүен сөйләгән
Ксения Собчак аена 3–4 миллион сум акча алуын һәм «ат шикелле» эшләвен үзе сөйләгән. Бу турыда «Известия» сайты язды.
Собчак бу турыда блогер Эдвард Билл белән сөйләшкәндә әйткән. «Осторожно, Собчак» тапшыруы YouTube каналында чыккан.
Ул берничә кыйммәтле машинаны бәреп ватуын, хәзер Bentley машинасында йөрүен дә сөйләгән. Bentley GT машинасы яңа түгел, биш еллык, дигән Ксения.
«Гомерем буе я президент булырга җыенам, я эшлим *** („каты эшлим“ мәгънәсендәге сүгенү сүзе), я ат кебек, бөтен *** („ләгънәт“ мәгънәсендәге сүгенү сүзе) гомерем буена» дип әйткән.
16 мартта НТВ каналында Ксения Собчак ире Максим Виторган белән аерылышу сәбәпләрен дә сөйләгән булган. Аның сүзләренчә, Максим белән үзара дәгъвалар артып киткән.
Ул ире белән дус булып калуын, аларның уртак улы Платон әтисенең беренче никахтагы балалары белән да аралашуы мөһим булуын әйткән.