Ксения Собчак икенчегә бәби көтә
36 яшьлек сәясәтче, телевидение алып баручысы Ксения Собчак һәм аның ире Максим Виторганның нәни улы бар.
Ксения Собчакның икенче бәби көтүе хакында Газета.ру сайты хәбәр итте.
Моңа кадәр гайбәт кенә булып йөргән хәбәрләр расланды. Собчакның рәсми вәкиле Кирилл Суханов аның йөкле булуын раслады. Әлегә йөклелек срогы бик аз, шуңа күрә башка белешмә бирмиләр.
Хәзерге вакытта Собчак "Муз-Тв" телеканалында "Собчак слезам не верит" проектында эшли. Аның йөкле булуы тирә-юньдәгеләргә күренә башлады, дигән Суханов.
Ксения Собчак бу хакта үзе бер сүз дә әйтми.

- Ксения Собчак һәм Максим Виторганның уртак баласы Платон 2016 елның 18 ноябрендә туды.
Быел июнь аенда Санкт-Петербургның беренче мэрының кызы, сәясәтче Ксения Собчак Беренче каналда Иван Ургант тапшыруында катнашкан иде. Бу тапшыруда ул әтисе турында төшергән кино турында сөйләде.