Крыжовникны җыю вакыты аның сортына бәйле. Иртә сортлары июль уртасында ук өлгерсә, соңраклары август башында. Бу хакта «Аргументы и факты» яза.
Крыжовникның кызыклы үзенчәлеге бар: аннан ни ясарга теләвегездән чыгып, аны өлгерүенең төрле стадияләрендә җыярга мөмкин.
Кайнатмалар һәм джемнар өчен өлгереп бетмәгән, бераз каты җимешләр җыярга мөмкин. Компотлар һәм туңдыру өчен тулысынча өлгергән җимешләр яхшы. Җыеп ашау өчен өлгергәннәре, әмма изелмәгәннәре тәмле була.
Крыжовник өлгерүенең төп билгеләре:
- Өлгергән крыжовникның төсе үзгәрә. Әлбәттә, барысы да сортка бәйле, өлгергән җимешләр яшел, сары, алсу, кызыл яки куе шәмәхә төстә булырга мөмкин.
- Икенче билгесе – йомшаклык. Өлгергән җиләк бераз йомшара, ләкин шул ук вакытта сытылып китәргә тиеш түгел.
- Өченче билгесе – үтә күренмәле булуы. Өлгергән җимешнең тышчасы юкара, аның хәтта орлыклары күренеп тора.
- Дүртенче билгесе – тәме. Ул әчкелт тәмле була.
- Һәм бишенче билгесе – өлгергән җиләкләр ботагыннан бик җиңел аерыла, диелә хәбәрдә.