Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Крыжовниктан өч төрле кайнатма рецепты

news_top_970_100
Крыжовниктан өч төрле кайнатма рецепты
Гөлүзә Василова

Быел бакчачыларны крыжовник мул уңышы белән куандыра. «Челнинские известия» крыжовниктан берничә төрле кайнатма ясау рецептын тәкъдим итә.

1. Крыжовниктан гәрәбә (янтарный) джем.

Ингредиентлар: 1 кг яшел крыжовник, 600-700 грамм шикәр комы, 200 мл су.

Эш барышы. Банкаларны һәм капкачларны кайнар су белән юарга һәм 10 минут стерильләштерергә. Крыжовникны җылы су белән юарга һәм чистартырга.

Крыжовник өстенә су салырга, кайнатып чыгарырга һәм, сүрән утка куеп, 20 минут пешерергә. Уттан алырга, суытырга, блендер белән вакларга, аннары иләк аша чыгарырга. Бүленеп чыккан сокны марля аша үткәрергә, уртача утта 10 минут пешерергә, гел болгатып торырга.

Сокка шикәр комы салып, уртача утта гел болгатып торырга, шикәр комы эреп бетәргә тиеш. Гәрәбә джем килеп чыга. Джемны кайнар килеш банкаларга тутырырга. Суыткычта яки базда сакларга.

2. Крыжовниктан салкын кайнатма.

Ингредиентлар: 300 грамм яшел крыжовник, 450 грамм шикәр комы, 2-3 әфлисун.

Эш барышы. Банкаларны юарга, кайнар су белән чайкатып алырга. Полиэтилен капкачларны  бер минут кайнар суда тотарга. Крыжовникны юарга һәм чистартырга. Әфлисунны кайнар су белән юарга, дүрт өлешкә бүләргә, төшләрен алырга.

Җиләк-җимешне блендерда вакларга, шикәр комы салырга һәм эреп беткәнче болгатырга. Пюрены банкаларга тутырырга һәм суыткычта сакларга.

3. Чия яфраклары белән крыжовник кайнатмасы.

Ингредиентлар: 1 кг крыжовник, 3-4 чия яфрагы, 1,5 кг шикәр комы, 2 стакан су.

Эш барышы: Крыжовникны һәм чия яфракларын юарга, чистартырга. Крыжовникны һәм яфракны салкын суга салырга һәм 6 сәгать тотарга. Аннары суны агызып алырга, ә җиләкләрне дуршлагта калдырырга. Суга шикәр комы өстәргә, уртача утка куярга һәм болгата-болгата кайнатып чыгарырга. Аннары тагын 5 минут сүрән утта пешерергә.

Ширбәткә җиләкләрне салырга һәм 4 сәгать тотарга. Аннары сүрән утта 3 тапкыр бишәр минут пешереп алырга. Кайнатманы 4 сәгать суытканнан соң гына кабат кайнатырга. Соңыннан стерильләштерелгән банкаларга тутырып куярга.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100