news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Крыжовниктан компот

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасыннан крыжовниктан компот рецептын тәкъдим итәбез.

news_top
Крыжовниктан компот
Крыжовник (ярты литрлы банка),

Шикәр комы – 1 стакан.

Лимон – ике кисәк. Лайм яки лимон кислотасы да ярый.

Бөтнек.

Яхшылап юылган крыжовникны өч литрлы банкага салабыз. 3-5 яфрак бөтнек һәм ике кисәк лимон өстибез. Лимонны лайм яки 1 чәй калагы лимон кислотасы белән дә алыштыра аласыз.

Өстенә кайнап чыккан су коеп 15-20 минутка суынырга куябыз. Соңыннан суын кәстрүлгә бушатып кайнатабыз. Банкага 1 стакан шикәр комы салабыз. Су кайнап чыккач өстенә коеп капкач ябабыз һәм ике тәүлеккә юрган белән төрәбез.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар