Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Крыжовникны ноябрьдә нишләтергә онытмаска кирәк?

Көзен крыжовникка җитәрлек итеп су сибеп калдырыгыз.

news_top_970_100
Крыжовникны ноябрьдә нишләтергә онытмаска кирәк?
https://pixabay.com

Көзен крыжовникның ботакларында киләсе сезонга бөреләр формалашып кала. Шуңа күрә ноябрьдә крыжовник куагын дөрес итеп тәрбияләп калдыру кирәк. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.

Куак тирәли корыган яфракларны һәм ботакларны алып ташлагыз, аларда корткычлар үрчеп ятмасын.

Куак тирәли җирне казыгыз, кислород керерлек булсын. Казыган чакта корткычлар да үлә, туфрак та көпшәкләнә.

Көзен крыжовникка җитәрлек итеп су сибеп калдырыгыз. Дым җитмәсә, куак тамырлары өшергә мөмкин. Һәр куакка 30-50 литр су сибәргә кирәк.

Кышлар салкын була торган төбәкләрдә крыжовникны спандбонд яки агротукыма белән каплап калдыру хәерле.

Полиэтилен белән каплый күрмәгез. Куак череп бетәр.

Шушы киңәшләр үтәлсә, куак кышын көч җыеп, киләсе сезонда мул уңыш бирер, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100