news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Крыжовник куагын язын кисәләрме?

news_top
Крыжовник куагын язын кисәләрме?
https://pixabay.com/

Крыжовникның 4-5 еллык куакларын гына кисәргә ярый. Моны язын түгел, көзен башкару хәерле. Киңәшләр сайтында шул хакта язылган.

Чиста, дезинфекцияләнгән корал алып, башта иске, кәкре, эчкә таба үсә торган ботакларын кисеп ташлагыз. Иң юан, карарак төсле ботакларны алдан кисәргә кирәк. Куакта 6-8 ботак кына калдырыгыз.

Аннары калган ботакларның баш-башларын 10-15 сантиметрга кыскартыгыз. Шуннан соң яшь үсентеләрнең бер өлешен төптән кисеп атыгыз, 3-4 ботакны 10 сантиметр гына калдырып кыскартыгыз.

Куак чәчәк бәйләме формасында булып калырга тиеш, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар