Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Кругом» ятимнәр» – Диана Сәфәрованың балаларына акча җыюны гаепләгәннәр

news_top_970_100
«Кругом» ятимнәр» – Диана Сәфәрованың балаларына акча җыюны гаепләгәннәр
социаль челтәрләр

Башкортстанның Чишмә районында фаҗигале төстә вафат булган танылган блогер, 3 бала әнисе, җырчы Әнвәр Нургалиевның якын туганы Диана Сәфәрованың ятим балаларына акча җыючыларны тәнкыйтьләгәннәр.

Диана Сәфәрова юл һәлакәтенә очраганнан соң, «подписчик»лары, гомумән, игелекле кешеләр аның ятим калган балалары: Аиша, Салман һәм Сәидкә матди ярдәм күрсәтергә теләк белдерделәр, дип беләбез. Бу – кемдер кушып эшләнгән, билгеле бер кеше уйлап тапкан нәрсә түгел бит инде. Ә социаль челтәрдә әлеге балаларны гел күзәтеп, аларның үскәннәрен күреп, аларны яратып өлгергән кешеләрнең ихлас теләге бары. Бер карасаң, беркем дә беркемне дә мәҗбүр итми. Ләкин бу хакта башкача фикер йөртүчеләр табылган икән. Диана истәлегенә багышланган фан-аккаунтта түбәндәгеләрне язучылар булган:

«Әйләнә-тирәдә «кругом» ятимнәр, чынлап торып ярдәмгә мохтаҗ балалар күп! Алар ярдәм сорап мөрәҗәгать итә алмыйлар. Чөнки аларның «раскрученная страничка»лары да, интернетка чыгу мөмкинлекләре дә юк!»;

«Нигә ул балаларга дип акча җыясыз, оят түгелмени?! Бирәсе кеше, сорамасагыз да бирә бит. Эльмира Сөләйманова (җырчы – авт.) да үлеп китте, 2 баласы калды. Нигә алар шулай сорамыйлар. Артык «наглеть» итәсез», – дигәннәр.

Әлеге гаепләүләргә бу төркемдә болай дип җавап биргәннәр: «Тагын бер кат кабатлыйм, бу акча җыю түгел, бу – хәер бирү, ярдәм. Диана һәм аның балаларын бик күпләр ярата иде һәм, сәдака бирү өчен реквизитларны сорап, көн дә язалар. Сезнең балаларыгызга шул яшьтә мондый хәсрәтне күрү язмасын берүк. Болай дип язган кешеләргә әлеге төркемдә урын юк, шунда ук «блок»ка китәләр. Иглеклерәк булыгыз һәм бумеранг барын онытмагыз», – дип язганнар.

Әлеге пост астында комментарийлар бик күп. Араларында мондыйлары бар:

«Без, мәсәлән, Диананың балаларына акча күчерер өчен үзебез реквизитлар сорадык»;

«Бер пенсия белән инвалид бабай гына ничек үстерсеннәр инде балаларны. Язар алдыннан уйланыгыз әзрәк. Балаларга Аллаһ болай да зур сынау бирде...»;

«Шулай дип буш кешеләр генә яза ала»;

«Исән чагында Диана үзе бик булыша иде кешеләргә. Димәк, без аның балаларына булышачакбыз»;

«Кирәк дип тапмасаң – акча күчермә. Ләкин нигә шулай язып ятарга?»;

«Ятим балалар белән булашып яталар. Коточкыч. Гөнаһ»;

«Эльмира Сөләйманованың якыннарын эзләп тап та хәер бир соң. Беркем дә тыймый бит»:

«Дөрес, ятимнәр күп. Сәламәт булмаганнары, чирлеләре дә. Диана үзе дә андыйларга күп булышты. Ишетеп-белгәннәренә булса да булдыра алганча ярдәм итәргә иде» һ.б.

Фотолар: safarchik212  Фан-аккаунтыннан

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 5 июнь 2023
    Исемсез
    Ул балалар га пенсия юк мен? Аталары эшлэсен, ул бит исэн!
  • 4 июнь 2023
    Исемсез
    Бер кешегә дэ заставлять итмэгэннэр бит.телисен хэерле бирэсен,телэмисен икэн ,бирмисен генә
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100