news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кроссворд чишү файдалымы?

Тикшеренүчеләр бу мәсьәләне 1936 елда туган меңнән артык катнашучыда өйрәнгән.

news_top
Кроссворд чишү файдалымы?
https://pixabay.com/ru

Галимнәр кроссворд һәм өстәл уеннары яратучы өлкәннәрдә (70 яшьтән 79 яшькә кадәр) акыл сәләтенә бәйле проблемалар азрак булуын ачыклаган.

Тикшеренүчеләр бу мәсьәләне 1936 елда туган меңнән артык катнашучыда өйрәнгән. Әлеге кешеләр когнитив (танып-белү) сәләтенә кагылышлы тестларны 11 яшьтә, ә аннары 70тән 79 яшькә кадәр узганнар. Катнашучыларның шулай ук өстәл уеннары яратулары, кроссворд чишүләре кебек мавыгулары да өйрәнелгән.

Нәтиҗәдә, галимнәр кешеләрнең төрле уеннар уйнавы һәм башваткыч чишүләре белән аларның өлкән яшьтәге когнитив функцияләренең күрсәткечләре арасындагы элемтәне ачыклаган. Уен һәм кроссворд яратучыларның хәтере һәм карар кабул итү тизлеге элеккечә үк сакланган.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар