Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Крокус»тагы терактта гаепләнүчеләрнең берсе үзен кулга алуларына шикаять язган

news_top_970_100

Тикшерү «Крокус»та теракт башкаручыларның ярдәмчесе дип санаган Аминчон Исломов үзен кулга алуларына суд карары белән риза булмыйча шикаять язган. Ул – теракт буенча кулга алынган 8 кешедән шикаять белдергән беренче кеше. Бу турыда «РИА Новости»га Мәскәүнең Басман судына хәбәр иткәннәр, дип яза «Коммерсантъ» сайты.

Басман суды Таҗикстан кешеләре Аминчон Исломовны, аның энесе Диловарны һәм әтиләре Исроилны 25 мартка кадәр СИЗОга җибәргән. Абыйлы-энеле бертуганнарның Россия гражданлыгы бар, аларга терроризм буенча гаепләү билгеләнгән. Исроил Исломов, кулга алынган вакытта, теракт эше буенча шикләнелгән. Алар өчесе дә гаепләрен кире кага.

Тикшерү версиясе буенча, бу елның гыйнварында террористларның лидеры Шамсидин Фаридуни Аминчон Исломовны җинаятьчел төркемгә җәлеп итә. Соңрак, 11 мартта Диловар да, аннан әтиләре дә бу төркемгә керә. «Крокус»та теракт ясаучыларга ярдәм итү өчен, бертуганнар хәрбиләрнең төп ячейкасы өчен мәгълүмат туплаган, аларны үзләрендә яшәткән, йөрткән, ә соңыннан транспорт белән тәэмин иткәннәр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100