Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Крокус»та террорчының автоматын куллары белән тартып алган ир-ат турында мәгълүмат чыкты

news_top_970_100
«Крокус»та террорчының автоматын куллары белән тартып алган ир-ат турында мәгълүмат чыкты
Видеодан скриншот

Мәскәү өлкәсендәге «Крокус Сити Холл»да кешеләргә һөҗүм иткән җинаятьчеләрнең берсенең коралын андагы бер ир-ат тартып алган. Ул террорчыга тегесе коралын кора башлаганда ташланган. Ир-атны кораллы кешегә һөҗүм итәргә хатыны өчен курку этәргән, дип яза «Лента» каналы.

Ир-ат хатынын этеп җибәргән, аннары террорчыга таба киткән. Ул бер кулы белән автоматны тотып алган, ә икенчесе белән берничә тапкыр һөҗүмче кешенең башына суккан. Аның бу гамәле дистәләгән кешенең гомерен саклап калган.

Бу ир-ат турында «Московский комсомолец»ка 61 яшьлек Елена сөйләгән. Ул концертка кызы һәм танышы белән килгән була. Ул сөйләгәнчә, ату башлангач, күп кенә тамашачылар утны фейерверк дип уйлаган, ләкин соңыннан аның танышы качарга вакыт җиткәнен әйткән.

Хатын-кыз сөйләвенчә, күп кенә тамашачылар сәхнәгә ташланган, чөнки икенче якта запас чыгу юлы булган. Әмма бераздан Елена сәхнә янында террорчыларның берсе торганын күргән, ул шул якка качканнарны атып торган.

Шуннан соң хатын-кыз яшеренә һәм көтеп тора, ә атыш бераз тынгач, ул билгесез ир-егетнең террористка ташланганын, аның автоматын тартып алганын, аны егып салганын һәм кулы белән сукканын күрә.

«Егет аңа ташланды. Мин аның ничек ташлануын күрмәдем, аның инде автоматны тартып алып, аны кул белән кыйнаганын күрдем», – дип сөйләгән Елена.

Аның сүзләренчә, бу вакытта сәхнәдә инде берничә үлгән кеше яткан. Ир-атның бу гамәле аркасында берничә дистә кеше бинадан чыгып китә алган. Шул ук вакытта, хатын-кыз ир-атның исән калганмы-юкмы икәнен белми, чөнки ул залдан чыккач, анда кабат атулар ишетелгән.

Соңрак «Лента» каналы ир-атның исән булуын язды.

«Хатыныма карадым... аның күзләрендә бик каты курку күрдем һәм мин нәрсәдер эшләргә тиешлегемне аңладым», – дип сөйләгән бу ир-ат телевидение журналистына.

Россия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин «Крокус Сити Холл»да террорчыларның берсен батырлык белән зарарсызландырган ир-атны ведомство бүләгенә тәкъдим итәргә кушты, дип хәбәр итә РИА Новости.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100