Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Крокус»та һәлак булган апалы-сеңелле туганнарның соңгы сүзләре: «Әни, кичер»

news_top_970_100

Анна һәм Татьяна Макарскийлар «Пикник» концертына «Крокус Сити Холл»га килә. Апасы бу төркемне бик ярата, тик Ростов өлкәсенә алар күптән килми. Шуңа күрә ул Мәскәүгә барырга була, шунда сеңлесе белән дә очрашалар. Бу турыда «Московский комсомолец» хәбәр итте.

Концерт залына террорчылар кереп ата башлаганда, Анна белән Татьяна бергә була. «Без төтенгә буылабыз. Әни, кичер!» – бу аларның әниләренә телефоннан кычкырган соңгы сүзләре. Аннары элемтә өзелә. Апалы-сеңелле туганнар башка элемтәгә чыкмый.

«Башта алар зыян күрүчеләр исемлегендә иде, аннары исемлектән алдылар. Ник – аңлашылмый. Аларның анысы авыр хәлдә, хәзер оныклары белән», – ди гаиләнең танышы.

Барысы да, Анна белән Татьяна котылгандыр, дип өметләнә. Ләкин, юк. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының 26 мартта чыккан яңартылган исемлегендә алар да була.

Беренче исемлекләр 23 мартта чыга, ләкин ул чакта гәүдәләрнең күбесе идентификацияләнмәгән. 22 мартта кич белән туганнары өйгә кайтмаган кешеләр аларны эзли, хастаханәләр, моргларны карый, «кайнар элемтә»гә шалтырата. Зыян күрүчеләр турында белешмә социаль челтәрләрдә тарала. Гаиләләр могҗизага өметләнде, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100