Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Крокус»та фаҗига сәбәпле ярыш булмагач, өйгә кайтып киткән әни белән кыз авариядә үлгән

news_top_970_100
«Крокус»та фаҗига сәбәпле ярыш булмагач, өйгә кайтып киткән әни белән кыз авариядә үлгән
ХМАО-ЮГРА буенча Эчке эшләр министрлыгы видеосыннан скриншот

26 мартта Когалым шәһәрендә 9 яшьлек Сафи белән аның матур әнисе Эльвина Юсупованы соңгы юлга озатканнар. Алар Сургут – Когалым юлында авариядә үлгән. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Эльвина кызы белән чирлидинг буенча ярышка Петербургка 21 мартта килә, ярыш 23 мартта булырга тиеш. Ләкин «Крокус»та теракт сәбәпле, аларның ярышы булмый. Спортчылар өйләренә кайтып китә. Сургутка очып кайткач, гаилә автомобильгә утырып китә, тик өйләренә кайтып җитә алмыйлар.

Бу гаиләне белгән бар кеше дә аларны яхшы яктан гына искә ала. Кыз талантлы спортчы, «йолдызчык» була. Әнисе аны бик ярата, бөтен гомерен аңа багышлый.

Сафи шөгыльләнә торган төркемдә гаиләгә ярдәм җыялар. Туганнары әни белән кызны туган якка – Уфага алып кайтып җирләргә җыена.

«Эльвина бик яхшы әниләрнең берсе иде, Сафиның бәйрәмнәрен калдырмады. Эльвина Сафи белән сулый иде. Хәзер алар мәңге бергә булачак, гүзәл әни белән кыз», – ди танышлары Гөлназ.

ХМАО-ЮГРА буенча Эчке эшләр министрлыгы видеосы

Юл һәлакәте иртәнге 6лар тирәсендә була. «Нива Шевроле» йөртүчесе руль артында йокыга китә һәм каршы як полосага чыга. Машина рейс автобусына бәрелә. Җиңел машинадагы кешеләр барысы да һәлак була. «Нива» белән гаиләнең 53 яшьлек танышы Александр идарә иткән.

«Авариядә «Нива» йөртүчесе – 1971 елда туган ир-ат, 1993 елда туган пассажир хатын-кыз, 2015 елда туган бала урында ук үлгән», – дигәннәр Югра ЮХИДИда.

Автобус йөртүчесе, аның 9 пассажиры да зыян күрә. Аларны Сургут хастаханәсенә илтәләр. «Газель» йөртүче 51 яшьлек ир-ат та авыр хәлдә.

Тикшерү бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100