Матбугат чараларыннан билгеле булган мәгълүматлар:
«Крокус»ка һөҗүм иткән террористлар тагын бер теракт әзерләгән булган. «Крокус»тагы теракт өчен ярты миллион сумны аларның һәрберсенә түгел, ә барысына бүлеп бирелергә тиеш була. Бу мәгълүмат дөрес булса, һәрберсе 125 мең сум өчен шушы адымга барган булып чыга.
– «Крокус»ка һөҗүм оештыручылар Урта Азия илләрендә тагын бер теракт әзерләгән булган;
– 500 мең сумны төркемнең һәр әгъзасына түләү түгел, барысына бүлеп бирү планлаштырылган була;
– Ике террорист Төркиядә инструкция алган булырга мөмкин, калганнарын инде Россиядә терактка җәлеп иткәннәр;
– Террористлар Брянск өлкәсе аша Белоруссиягә качарга планлаштырган булырга мөмкин;
– Бу «классик террористларның йокыдагы ячейкасы» түгел. Аларны 2-3 атна эчендә фанатикка әверелдергәннәр дип саный белгечләр;
– Хәзер теракт эше буенча 11 кеше кулга алынган. Террористлардан тыш, бу һөҗүмне әзерләүгә катнашы булырга мөмкин кешеләр.