Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Крокус»ка һөҗүм иткән террористлар наркотик матдәләр кабул иткән булган

news_top_970_100
«Крокус»ка һөҗүм иткән террористлар наркотик матдәләр кабул иткән булган

«Крокус»ка һөҗүм иткән террористлар наркотик яки психотроп матдәләр йогынтысында булган. Бу хакта ТАСС агентлыгына сылтама белән РБК сайты яза.

ТАСС мәгълүматлары буенча, терактта катнашкан Шамсутдин Фаридуни, Далерджон Мирзоев, Саидакрами Рачабализоды һәм Мухаммадсобир Файзовтан кан анализы алганнар. Һәрберсенең дә анализында психотроп матдә табылган. Бу матдә чынбарлыкны кабул итүне үзгәртә һәм курку хисен баса.

«Дүртесе дә наркотик кабул иткән. Моның нинди наркотик яки психотроп матдә икәнен экспертиза ачыклый», – диелә ТАСС хәбәрендә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100