Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Крокус Сити»да кешеләрне коткарган 15 яшьлек Ислам Хәлилов: «Бик куркыныч иде»

news_top_970_100
«Крокус Сити»да кешеләрне коткарган 15 яшьлек Ислам Хәлилов: «Бик куркыныч иде»
Фото: "Mash" телеграм-каналы

«Крокус Сити Холл» күңел ачу үзәгендә атыш башлангач, 8нче сыйныф укучысы Ислам Хәлилов бинадан 100дән артык кешегә чыгарга ярдәм иткән. Ул якынча 100ләгән кешегә гомерләрен саклап калырга ярдәм иткән. 15 яшьлек Исламның батырлыгы турында «Mash» телеграм-каналы яза.

Ислам «Крокус»та кием биреп торучы булып эшли. Аның сөйләвенчә, элек барлык хезмәткәрләр гадәттән тыш хәлләр вакытында ничек эш итәргә икәне турында инструктаж үткән булган, һәм ул бу инструкцияне генә үтәгән.

Ислам эвакуация процессын үз кулларына алган. Ул кешеләрне тар юлдан «Экспо» территориясенә, ә аннан соң персоналлар бүлмәсе аша урамга, куркынычсыз урынга алып чыккан.

Башта без 1нче катта ниндидер аңлап булмый торган тавышлар ишеттек. Бәлки, ниндидер шау-шулы компания килгәндер, дип уйладык.

Мин берни дә эшләмәсәм, үз тормышымны һәм күп кешеләрнең гомерләрен бетерәчәгемне аңладым. Дөресен генә әйткәндә, бу – бик куркыныч иде. Мин халык арасында булганда, ишек ачарга барганда, баскычтан яки эскалатордан үтерүчеләргә чыгарга мөмкин, граната ыргытырлармы яки ут ачарлармы дип уйладым. Аллага шөкер, бернәрсә дә булмады, мин ишекне вакытында ачып, барысын да «Экспо» ягына чыгардым, – дип сөйли 15 яшьлек коткаручы.

Хәзер герой өендә. Анда аны әнисе, 8 яшьлек энесе һәм 3 яшьлек сеңлесе бик көткән.

Әнием шаккатты, бу хәлләрдә калганым өчен елады. Бу хәлләр минем күз алдымда иде. Дөресен генә әйткәндә, мин үзем дә шок хәлендә. Минем күз алдымда ир-атны атып үтерделәр, мин моның турында уйлаудан туктый алмыйм, – дип сөйләгән ул «MSK1.RU» басмасына.

15 яшьлек малайга Россия мөселманнарының «За заслуги» медале тапшырылачак.

Исегезгә төшерәбез, 22 март кичендә «Крокус Сити Холл»да «Пикник» төркеме концерты алдыннан теракт булды. Берничә кеше бинага бәреп керде һәм кешеләргә ата башлады, аннары бинага ут төртте.

Хәзерге вакытта коткару операциясе тәмамланды. Эзләү дәвам итә. Үлгәннәр исемлегендә 133 кеше исәпләнә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100