Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Крокус» сәхнәсендә уйналган соңгы спектакльдә Эльмир Низамов та булган

news_top_970_100
«Крокус» сәхнәсендә уйналган соңгы спектакльдә Эльмир Низамов та булган
Фото: © "Татар-информ", Владимир Васильев

«Крокус Сити Холл»да 21 март көнне куелган соңгы спектакльдә Эльмир Низамов та булган. Композитор – әлеге сәхнәдә соңгы тапкыр уйналган «Личности Миллигана» балетының көй авторы.

Фото: © https://vk.com/elmirnizamov

«Крокус»та булган фаҗигадән соң илдә матәм... Һәлак булганнарның гаиләләре һәм әлеге вакыйгалар аша узган кешеләрнең нәрсә кичерүен күз алдына китереп тә булмый. Аларга терәк буласы, ничектер ярдәм итәсе килә.

Алдагы көндә без дә шунда булдык… Репетиция ясадык, тавыш һәм ут көйләдек, тамашага әзерләндек. Спектаклебезгә килүчеләрне ничек каршылавым исемдә. Мин спектакль уйналачак буш залны фотога төшердем һәм берничек тә ул фотоларны шундый шартларда күрсәтермен дип уйламаган идем.

Без булган хәлләрдән шок халәтендә. Бер гөнаһсыз корбаннарның шулай күп булуыннан… Бу залның юкка чыгуыннан, мондый хәлләр килеп чыга алуыннан һәм үзебезнең дә моңа шундый якын булуыбыздан.

Бөтен йөрәгем белән зыян күрүчеләр янында. Бу югалтуны кичереп чыгарга көч телим», – дип яза композитор «ВКонтакте» челтәрендә.

Фото: © https://vk.com/elmirnizamov

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100