Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Крокус» фаҗигасе турында Булат Ибраһим: «Тамчы булып, җаннар тауны яра...»

news_top_970_100
«Крокус» фаҗигасе турында Булат Ибраһим: «Тамчы булып, җаннар тауны яра...»
https://vk.com/akbulatt

Шагыйрь Булат Ибраһим «Крокус»тагы террор корбаннарына багышлап шигырь язган.

«Тавышлар»

Тау ишелде,

Ташлар арасыннан

Исән калганнарны эзлиләр.

Тавыш килә кебек ераклардан,

Тавыш килә,

Өмет өзмиләр.

Ыңгырашу,

Көрсенүме шунда,

Ялварумы,

Бәддогамы –

Белмим!

Тешне кысып,

Телне тешләдем дә,

Чыра ягып,

Мин дә тавыш эзлим...

Алар исән,

Исен сизәм гүя,

Беләм: ташлар тәнне генә баса.

Тамчы булып, җаннар тауны яра,

Тамырлардан яшәү рухы акса.

Алар шунда, ташлар арасында,

Тирәндәрәк алар, үзәктәрәк.

Коткарырга диеп килгән җирдән

Ничек инде кул селтәргә кирәк.

«Алар монда,

Монда», – диеп дәшә,

Беркем сискәнмәде бу тавышка.

Мескенләнгән башны горур итеп,

Бер багырга күккә,

Зәңгәр кошка.

Алар исән,

Исән,

Мин инандым,

Тавыш тулы биштәр җилкәләрдә.

Алар монда хушлашырга түгел,

Исәнлеген тояр өчен килә...

Бу тавышлар гел кайтаваз гүя,

Боҗра буйлап ел аралаш килә».

©Булат Ибраһим

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100