Крокодил Гена җырының авторы үлгән
«Пусть бегут неуклюже» җыры авторы Александр Тимофеевскийга 88 яшь иде.
Крокодил Гена белән Чебурашка турында мультфильмда «Пусть бегут неуклюже» җыры авторы Александр Тимофеевский 88 яшендә үлгән. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.
Киновед Сергей Капков Facebook сәхифәсендә язганча, Тимофеевский күпләрнең яраткан шагыйре булган. «Ул анимацион киноның чын эшчәне булды. „Союзмультфильм“ һәм „Экран“ да редактор иде, кешеләрнең сценарийларын яклады, үзенекеләрен язды, җыр текстлары чыгарды. „Пусть бегут неуклюже“ совет заманы кешесе өчен туган көн гимны иде», — дип яза ул.