Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кристина Орбакайте ике фатирын һәм әнисе Алла Пугачеваның дачасын сата

news_top_970_100
Кристина Орбакайте ике фатирын һәм әнисе Алла Пугачеваның дачасын сата
"SHOT" телеграм каналы

Россия белән саубуллашкан Кристина Орбакайте РФдәге ярты миллиард сумнан артык бәядәге активларыннан арына башлаган. Алар арасында Пугачева дачасы һәм Мәскәү үзәгендәге 2 затлы фатир да бар. Бу хакта «SHOT» телеграм каналы хәбәр итә.

Фото: © «SHOT» телеграм каналы

Алла Пугачеваның Солнечногорск районының Бережки авылындагы дачасы инде 2 елдан артык сатыла алмый тора. «SHOT» мәгълүматлары буенча, Пугачева 80 сутый җирдәге 760 квадрат мәйданлы 3 катлы йортын 2014 елда ук кызы Кристинага бүләк иткән. Пугачевлар утарында 6 йокы бүлмәсе, бильярд, өй кинотеатры, хаммам һәм бассейн бар. Сүз уңаеннан, Бережкидагы утарның бәясе төшкән: 2023 елның маенда потенциаль сатып алучыга артистның йорты өчен 225 миллион доллар түләргә кирәк булган. Хәзер бәяне 162 миллион долларга кадәр төшергәннәр, әмма бу да ярдәм итми.

Орбакайте бу йорттан тыш Мәскәү үзәгендәге «Четыре ветра» элиталы торак комплексындагы 2 фатирдан да котылырга тырыша. Бина үзе 2008 елда төзелгән. Территориядә фитнес-үзәк, матурлык салоны, автомойка һәм шиномонтаж урнашкан. 8нче каттагы панорамалы тәрәзәле мәйданнары 259,9 һәм 225,5 квадрат булган фатирларның һәркайсы өчен Кристина нибары 200 млн сум сорый.

Фото: © «SHOT» телеграм каналы

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100