news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Криптовалюта белән акча эшләргә маташкан ир-ат 2,7 миллионын югалткан

news_top

Түбән Камада яшәүче ир-ат, криптовалюта белән акча эшләргә булышам, дип вәгъдә иткән «криптоинвестор»га 2,7 миллион сумнан артык акча биргән. Бу турыда «Татар-информ» яза.

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы хәбәр иткәнчә, 2025 елда 32 яшьлек ир-атка социаль челтәрдә Дмитрий исемле кеше язган. Аралашу тиздән дусларча сөйләшүгә әверелгән, һәм сөйләшүләрнең берсендә Дмитрий аңа криптовалюта инвестицияләре ярдәмендә акча эшләргә тәкъдим иткән.

Ялган киңәшче махсус платформада теркәлергә ярдәм иткән һәм сәүдә нигезләренә өйрәткән. Түбән Кама кешесе башта 30 мең сум керткән, ә табыш күргәч, инвестиция күләмен арттырырга ризалашкан.

Аннары ул арадашчылар аша 34,5 мең сум күчергән, соңрак 2,5 миллион сум күләмендә кредит алып, бу акчаны курьерга тапшырган. Моннан тыш, ир-ат хатыны кредитка алган тагын 190 мең сумны да Дмитрийга биргән.

Башка танышы бу хәлнең алдау булуы турында әйткәч кенә, ир-ат полициягә мөрәҗәгать иткән. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган. Хәзер мошенникларны эзлиләр, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар