Креветкалы салат (рецепт)
“Әлмәт таңнары” газетасыннан креветкалы салат рецептын тәкъдим итәбез.
Кеше санына карап продуктларны чамалап алырга. Пекин кәбестәсе, әфлисунны эре итеп шакмаклап турарга.
Креветкаларны кайнар суда пешерергә. Аннары соң үсемлек мае һәм соя соусы салынган табада кыздырырга.
Тоз, зәйтүн мае кушып, барысын бергә болгатырга.