Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Әкренләп түбәсе китә халыкның»: татар артистлары сугышу челленджында катнашкан

Россия актеры Гоша Куценкога кушылып, татар артистлары чираттагы челлендж оештырган.

news_top_970_100
«Әкренләп түбәсе китә халыкның»: татар артистлары сугышу челленджында катнашкан
https://pixabay.com/ru

«Үзизоляция үзенекен итә! Йолдызлар белән сугышып алдык әле. Тагын бер кызыклы челлендж. Рәхмәт аның авторы Ильяс Шәяхмәтовка! Шәп!» — дип язган үзенең Инстаграм битендә җырчы Айсылу Габдинова.

Әлеге челленджта катнашучы — сугышчылар арасында алып баручылар Ильяс Шәяхмәтов, Рәфил Галимуллин, җырчылар Рамил Закиров, Айсылу Габдинова, Зәринә Хәсәншина, Лилия Хәйруллина, Лия Шәмсина, Илгиз Шәйхразиев, Марат Яруллин, Булат Билалов, актерлар Рөстәм Гайзуллин һәм Ришат Әхмәдуллин бар.

Инстачыларда әлеге видео төрле фикер уяткан.

«Әкренләп түбәсе китә халыкның», — дип комментарий калдырган җырчы Илсаф.

«Үрнәк күрсәтәбезме инде гади халыкка, тәүбә», — дип ризасызлыгын белдергән композитор Зифа Нагаева.

«Шаярабыз», — дип җавап кайтарган Айсылу Габдинова.

 «15 тапкыр карадым, бу инде сабын биреп кул юу яки чәйнек биреп чәй эчү генә түгел», «Миңа ошады», — дип язучылар да бар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100