Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кремлы эремчекле пирог

Азнакай районы Мәндәй авылында яшәүче Мәрьям Миңнегуловадан өстенә крем ягылган эремчекле пирог рецептын тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
Кремлы эремчекле пирог
Камыр өчен: 200 г маргарин, 100 г шикәр комы, бер чәй калагы чәй содасы, ванилин, он.

Эчлек өчен : 400 г эремчек, 150 гр шикәр комы, 3-4 йомырка.
Куе гына катнашма барлыкка тиеш. Йомырка эре булса 3 йомырка да җитә.

Крем өчен :

100г куе кибет каймагы, 50 г шикәр комы салып блендер яки миксер белән болгатырга.
Икенче крем эретелгән кайнар шоколадка, 3-4 кашык сөт, 2-3 кашык атланмай салып бер масса хасил булганчы болгатырга.

Эш барышы:

Башта валчык эзерлибез. Маргариннысуыткычтан алып угыч аша уабыз (май салкын булырга тиеш), шуңа шикәр комы, ваниль, чәй содасы, он кушып валчык хасил булганчы яхшылап уабыз.

Эчлек әзерлибез. Эремчеккә шикәр комы, йомырка салып куе гына масса хасил булганчы яхшылап болгатырга.Таба төбенә пергамент кәгазе җәеп валчыкның яртысыннан күбесен салырга, эчлеге агып чыкмасын өчен кырыйларын бераз күтәреп куярга, эчлекне агызып бетерергә, калган валчыкны салып, 200 градуслы кызган мичкә бер 35-40 минутка пешерергә куярга.

Пешеп чыгар алдыннан мичнең температурасын аз гына киметергә .Пешеп чыкканын шырпы белән берничә урыннан тикшереп карарга кирәк.Әгәр шырпы коры икән пирог пешкән дигәнне аңлата. Пирогны суытырга, төрле кремнар белән бизәп чәй табынына бирергә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100