Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дмитрий Песков коронавирус белән авыручылар саны кайчан кими башлаячагын әйтте

Президентның матбугат секретаре әйтүенчә, хәзер иң мөһиме кеше гомерен саклап калу, аннан соң икътисадны коткару.

news_top_970_100
Дмитрий Песков коронавирус белән авыручылар саны кайчан кими башлаячагын әйтте
pixabay.com

Россиядә коронавирус белән авыручылар саны май уртасына иң югары дәрәҗәгә җитәчәк һәм аннан соң акрынлап кими башлаячак. CNBC телеканалына президент Путинның матбугат секретары Дмитрий Песков шулай дип белдергән дип яза РИА Новости.

"Авыруны йоктыручыларның арта баруы шактый сизелерлек, әмма бу сәламәтлек саклау системасын куркыныч астына куярлык үсеш түгел", - дигән ул.

Песков коронавирусның гомуми проблема һәм аны бергәләп чишәргә кирәклеген әйткән.

Матбугат секретаре әйтүенчә, хәзер иң мөһиме кеше гомерен саклап калу, аннан соң икътисадны коткару.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100