Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Крекер» печеньесыннан тиз генә торт ясау рецепты

news_top_970_100
«Крекер» печеньесыннан тиз генә торт ясау рецепты
Гөлүзә Василова

Эш вакытында озак пешерелә торган мәшәкатьле тортлар ясарга вакыт әрәм итеп булмый, ә бакчадан эшләп кергәч, тәмле әйбер белән чәй эчәсе килә. Шундый очраклар өчен «крекер» печеньесыннан торт ясап куярга мөмкин.

Ингредиентлар: 500-600 грамм печенье, 400 грамм кибет каймагы, 250 грамм куертылган сөт (сгущенка), 200 грамм әстерхан  чикләвеге, бизәү өчен – мәк орлыгы яки шоколад.

 

Фото: © Гөлүзә Василова

Савытка каймак, куертылган сөтне (баллырак булуын теләсәгез, 1-2 аш кашыгы шикәр комы да салырга мөмкин) салырга, яхшылап болгатырга. Шул массага печенье һәм кул белән генә вакланган чикләвекне салырга, кабат яхшылап болгатырга һәм шулай калдырырга. Печеньега баллы масса яхшылап сеңсен өчен, 10 минуттан кабат болгатып алырга. Берничә тапкыр болгатырга һәм тәлинкәгә өяргә, кулларны юешләп алырга була. Аннары торт өстенә мәк сибәргә яки шоколад уарга. 

«Крекер» тортын 3 сәгатькә яки төнгә суыткычта калдырырга. Артык баллы булмаган, йомшак торт килеп чыга.

Чәйләрегез тәмле, кәефегез шәп булсын!

 

Фото: © Гөлүзә Василова

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100