Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кредитларны алдан түләп бетерүнең файдасы бармы?

Ипотека алучылар кредитны алдан түләп бетерергә тырыша.

news_top_970_100
Кредитларны алдан түләп бетерүнең файдасы бармы?
https://pixabay.com/

Кредит рәсмиләштергәч, аның срогының икенче яртысында алдан түләп бетерүдән бер файда да булмый. Бу турыда Urvista компаниясенең генераль директоры Алексей Петропольский «Прайм» агентлыгына сөйләгән. 

Белгеч фикеренчә, Россияда ипотека кредитларының барысы да диярлек аннуитет түләүләр белән түләнә. Ягъни кредит срогының беренче яртысында процентлар күләме генә чигерелеп бара. Шуңа күрә ипотека вакытының беренче яртысына кадәр түләп, аннары калган өлешен тулысынча түләп бетерүдән бер файда да юк. 

Кредитны срокның беренче яртысында алдан түләгән очракта гына, процентларны азрак түлисең. Ә икенче яртысында төп бурыч түләнә. Бу вакытта кредитның процентлары түләнеп беткән була инде. Калган өлеше исә төп бурыч була. Аны алдан түләп бетерсәң дә, ай саен акрынлап түләп барсаң да була.

Әгәр юридик зат булса, ул очракта «экономия өчен» кредитны алдан түләү куркыныч та булырга мөмкин. «Әгәр компания коронавирус китереп чыгарган кризис йогынтысын җиңеп чыга алуына ышанмаса,  акчаларны мөмкин булган кадәр озаграк вакытка сузарга кирәк», — ди Петропольский.  

Банклар юридик затлар белән килешү төзегәндә, мәсәлән, лизинг кредитын, алдан түләп куйган өчен штраф турында да алдан ук язып куярга мөмкин, ди белгеч. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100