Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Кредитка алган машинама күршем ут төртте»

Чаллыда 60 яшьлек ир, тәрәзә каршысына куйган өчен, күршесенең “Дэу Матиз” машинасына ут төрткән.

news_top_970_100
«Кредитка алган машинама күршем ут төртте»

Чаллы суды күптән түгел күршесенең тимер атына ут төрткән иргә карата хөкем карары чыгарды. Суд каршында – 60 яшьлек, инсульт кичергәннән соң беренче төркем инвалидлыкка чыккан ир. Авыру булуына карамастан, гомерен “КамАЗ”да үткәргән ир, шул юл белән ишек алында тәртип урнаштырырга тели.

48/03 йортында конфликт чыкканга инде шактый вакыт узган. Әмма шул гомер эчендә күршеләр уртак тел таба алмаган. Эш шунда: иргә 25 яшьлек Аннаның тәрәз каршына машина кую ошамый. Анна исә анда махсус урын барлыгын һәм тимер атының берәүгә дә комачауламавын тәкрарлый.

Әлеге хәл 19 сентябрьдә иртәнге сәгать 9лар тирәсендә чыга. Машина хуҗасының өйдән җәяүләп кенә чыгып китүен күргәч, тәртип яратучы ир алдан уйлап куйган эшен җиренә җиткерергә ниятли. Кыюлык өчен дип, бераз салып та ала. Машинаның капотына сыеклык сибеп, зажигалка алып ут төртә. Ялкын телләре тиз арада автомобиль тирәли үрмәли башлый. Әмма бәхеткә, янган машинаны балконга кер эләргә чыккан күрше хатыны күреп ала. Ярдәмгә башка күршеләрен дә чакырып, машинага чиләк белән су сибеп сүндерәләр. Полиция экипажы килгәч тә, батыр ир яшеренми.

– Мин янгынны тиз арада күреп алган күршемә бик рәхмәтле, – ди Анна “Челнинские известия” газетасына. – Әгәр ул булмаса, мин өч еллык машинама ясин чыккан булыр идем. Мин бит әле аның өчен һаман кредит түлим. Чәчәк кибетендә өстәмә эшләргә туры килә. Ә монда тагын ремонтка көтелмәгән чыгымнар килеп чыкты. Күршем белән матур гына аңлашырга теләдем, әмма килеп чыкмады. Бердәнбер юл: судка мөрәҗәгать итү иде.

Анна икенче ай машинасын төзәтү белән мәшгуль.

Эксперт килгән зыянны 20 мең 138 сум да 16 тиенгә бәяләгән. Әмма ялкын телләре вакытында сүндерелмгән булса, бу сумма артыграк та булыр иде. Суд каршына басучы ир үз гаебен таныган. Ул хәтта Аннадан берничә тапкыр гафу да үтенгән. Күзгә-күз карашмыйча гына, билгеле. Әмма Анна ирдән чыгымнарны каплавын таләп итә.

Гаепле ирнең хатыны, зыянны каплар өчен әйтелгән сумманы ишеткәч, нишләргә белми.

– Иремнең пенсиясе – 12 мең сум. Минеке аннан да кимрәк. Берьюлы бу кадәр акча чыгарып салырга мөмкинлегебез юк. Ай саен өлешләп, 5 әр мең сум түләсәк кенә, – ди ул.

Аннан исә моңа да каршы түгел.

Дәүләт хөкемдары, гаепленең сәламәтлек торышын һәм зыянны капларга әзер булуын исәпкә алып, ирне шартлы рәвештә бер елга ирегеннән мәхрүм итүләрен сорады.

Әмма судья Иван Захаров хөкем карарын чыгарды: 6 елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итү.

Алдын-артын уйламаган иргә җинаять эшләрен үтәтү инспекциясенә исәпкә басарга һәм яшәү урынын алыштырмыйча, инспекциягә килеп, даими теркәлеп йөрергә кирәк булачак.

“Күршеләр белән тату яшәргә кирәк”, – ди судья Иван Захаров. – Кызганычка, килеп туган конфликтлы ситуацияләрне кешеләр чишә белми һәм “самосуд” оештыра. Участок полициясенә мөрәҗәгать итүне дә кирәк дип тапмый хәтта. Минем эш тәҗрибәсендә, автомобиль яндыру буенча тагын ике очрак булганы бар. Билгеле, аларда зыян күләме зуррак иде.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100