Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кредит карталарын кайчан уйлап тапканнар?

1888 елда банк картасы куллану идеясен язучы-фантаст Эдуард Беллами «Глядя назад» әсәрендә сурәтли.

news_top_970_100
Кредит карталарын кайчан уйлап тапканнар?
pixabay.com

Банк картасы ясау идеясе беренче тапкыр 1888 елда барлыкка килә. Әлеге фикерне язучы-фантаст Эдуард Беллами «Глядя назад» китабында сурәтли. Ләкин әлеге идея ХХ гасыр азагында гына тормышка аша. Бу турыда фактлар сайтында язылган.

1910 елларда кайсыбер компанияләр катыргы карточкалар ясый башлый. Аңа клиент сатып алган әйберләрне, күрсәтелгән хезмәтләрне, аның хисабы турында белешмәне язып баралар. Аннары шушы карта белән бурычка алып тору мөмкинлеге барлыкка килә. Бурычны карточкага кул белән язып куялар.

1914 елда заправкалар челтәре булган Mobil Oil оешмасы заправка өчен карталар ясый.

1928 елда Бостонда Farrington Manufacturing компаниясе беренче металл пластина карталар чыгара башлый. Аңа карта хуҗасы исеме бастырып язылган була. Аларны бик мөһим клиентлар өчен генә чыгаралар. Бу карта белән түләү өчен, аны махсус җайланма — импринтерга тыгалар, аннары гравировкадагы белешмә чекка бастырыла.

Кредит карталарын 1949 елда уйлап табалар. Бу Нью-Йорк бизнесмены Фрэнк Макнамараның хәтере начар булу сәбәпле килеп чыга. Бервакыт ресторанда ашап утырганда ул акча янчыгын өйдә онытып калдыруын ачыклый. Аннары ашаган өчен «Diners Club» дип язылган карточкасын бирә һәм бурычын кайтарачагын ышандыра. Бу идея Френкка бик ошый һәм ул берничә айда шактый карта ясап, куллануга чыгара.

Чын банк кредит картларын 1951 елда Нью-Йоркта «Франклин Нэшнл» банкы тарата башлый. Башта аларны да тыгыз катыргыдан ясыйлар.

Беренче пластик карталарны 1959 елда «Америкен Экпресс» компаниясе чыгара, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100