news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кредит бурычының срогы кайчан чыга һәм ул чигерелә?

Судка шикаять бирү срогы өч ел дәвам итә.

news_top
Кредит бурычының срогы кайчан чыга һәм ул чигерелә?
https://pixabay.com

Кредит бурычларын ике очракта чигерәләр. Беренчесе — банкротка чыкканда. Икенчесе — судка шикаять бирү срогы чыккач. Юрист Павел Уткин сүзләренә сылтама белән РИА Новости шул хакта хәбәр итте.

«Банкротлык белән эш гади — бурычлы кешенең закон буенча тартып алырга мөмкин булган барлык мөлкәте аукцион аша сатыла һәм кредиторлар арасында чират буенча бүленә (чират тәртибе законда билгеләнгән). Шуннан соң бурычлы кешенең кредит алу мөмкинлеге генә түгел, оешмалар ачу, билгеле бер вазифалар биләү хокукы да чикләнә», — ди юрист.

Судка шикаять бирү срогы (өч ел) чыгуга килгәндә, бу вакытны санау өчен ике вариант бар. Беренче очракта срок соңгы түләүдән яки клиент белән банк арасындагы соңгы контакттан алып исәпләнә. Икенче очракта срок кредит килешүе беткән вакытта алып исәпләнә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар