news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кредит буенча айлык түләү күпме булырга тиеш?

news_top
Кредит буенча айлык түләү күпме булырга тиеш?
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Бурыч күләме кешенең кеременә бәйле булырга тиеш. Финанс аналитигы Михаил Беляев шулай дип саный. Бу хакта «Татар-информ» яза.

«Үзәк банк фикеренчә, кредит керемнең күп дигәндә 50 процентын алырга тиеш, әмма керемнәр дә төрле була. Әгәр 50 мең сумнан 50 процентны алсак, яшәргә 25 мең сум акча калачак. Әгәр дә 200 меңнән 50 процентны алсак, 100 мең калачак. Аена 100 мең сум түләп барганда, сез 10 ай эчендә 1 миллион сум бирәсез, ә шул ук 1 миллионны 25 меңләп түләп барганда, 40 ай «газап чигәчәксез», – дип сөйләгән икътисадчы.

Аның сүзләренчә, кредит түләп барганда, кеше «кырыс диетага» утырырга тиеш түгел, анда азмы-күпме «нормаль яшәргә» мөмкин булган акчалар калырга тиеш.

«Суммалар аерыла. 50 мең алучылар өчен айлык керемнең 10 һәм 20 процентын биреп бару да – инде зур йөкләмә. Мин аларга кредитны чәйнек алырга гына бирер идем», – ди Беляев.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар