Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Креатив Яңа ел: бәйрәм чыршысын ничек бизәргә?

Яңа елга кадәр күп вакыт калмады. Аны чыршы бизәп каршы алу – һәр гаилә өчен күркәм йола. Урман гүзәле чыршы үзенең хуш исе, әкияти сихере белән бәйрәм рухын тагын да арттыра.

news_top_970_100
Креатив Яңа ел: бәйрәм чыршысын ничек бизәргә?
Чыршы бизәү - мәҗүсилектән калган йола. Чыршы элекке заманнарда яшәеш символы булып саналган. Борынгылар агачларда үсемлек дөньясының, уңдырышлылыкның рухы яши дип уйлаганнар. Аңа хөрмәт йөзеннән агач ботакларына төрле бүләкләр: алма, груша, чикләвек, йомырка, кәгазьдән ясаган уенчыклар һәм башка әйберләр элгәннәр. Төрле җыр-биюләр оештырганнар, йолалар үтәп, киләчәкне белергә, яхшыртырга тырышканнар.

Күреп торасыз - йола бүген дә яши. Бүген кемдер чын чыршы сатып алса, кайберәүләр үз фантазияләрен эшкә җигеп, гадәти булмаган чыршы ясыйлар.

Һавадан камиллек

Чыршы пластик торба һәм машина шинасыннан ясалган.


“Энәле”  чыршы


Катыргыдан эшләнгән чыршы.



Китаптан могҗиза


Бу чыршы китап укырга яратучылырның күңеленә хуш киләчәк.


"Бу ни бу?" 


Бәйрәмгә табигый материаллардан да үзенчәлекле чыршы ясарга мөмкин.


“Вегас” стилендә ясалган чыршы

Алюмин тимерчыбыкларны уенчыклар белән бизәп тә чыршы ясарга була.


Төсле-утлы гирляндадан ясалган чыршы 



Уенчыклардан ясалган чыршы



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100