Кравцов: 1 сентябрьдән җәмгыять белеме дәресе 9-11 сыйныфларда гына укытылачак
1 сентябрьдән җәмгыять белеме 9-11 сыйныфларда гына укытылачак, ә 8 сыйныфларның мәктәп программасыннан аны алачаклар. Бу хакта Россия мәгариф министры Сергей Кравцов хәбәр итте, дип яза РИА Новости.
«Җәмгыять белеме буенча яңа программаларга күчү соңгы ике елда әкренләп бара. 2025 елның 1 сентябреннән җәмгыять белеме 8-11 сыйныф укучылары өчен калды, ә 2026 елның 1 сентябреннән бу фән 9-11 сыйныфларда укытылачак», – дигән Сергей Кравцов.
Өлкән сыйныф укучылары өчен җәмгыять белеме буенча бердәм дәреслекләр әзерләү эше төгәлләнде, дигән министр.
Узган елның августында Россия Мәгариф министрлыгы төп гомуми белем алу өчен мәҗбүри мәктәп фәннәре исемлеген билгеләде. 2026/2027 уку елы планына түбәндәге мәҗбүри фәннәр керә: «Рус теле», «Әдәбият», «Чит тел», «Тарих», «Җәмгыять белеме», «География», «Математика», «Информатика», «Физика», «Биология», «Химия», «Рәсем», «Музыка», «Хезмәт (технология)», «Туган илне саклау һәм иминлек нигезләре», шулай ук «Физик культура».
«Туган тел», «Туган телдәге әдәбият», «Икенче чит тел» фәннәре әти-әниләр гаризасы буенча укытыла.
Моннан тыш, 202/2027 уку елында мәктәп укучылары «Россиянең рухи-әхлакый мәдәнияте» фәнен өйрәнә башлаячак.