Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Красотка колынын яклады». Авыл читендә йөрүче атка аю һөҗүм иткән

news_top_970_100

Башкортстанның Салават районында Язгыйорт авылы янында утлап йөрүче атка аю һөҗүм иткән һәм тирән яралар ясаган. Бия исә колынын якларга тырышкан. Ат ерткыч белән көрәштә исән кала алган. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

«Салават җирендә» газетасы белешмәсе буенча, Красотка кушаматлы ат җитди җәрәхәтләнгән. Аю килеп чыккан чакта бия ат колынлаган гына булган. Һәр ана кебек, бу ат та баласын яклый – ул азакка кадәр аю белән көрәшә, аннары аю китеп бара.

Авыл халкы сүзләренчә, бу – бик җитез ат, аны шул коткарган булуы ихтимал. Колын да исән. Хәзер яраланган ат көтүдә, ул бик курыккан һәм янына китерми.

Аю «Электропастух» системасының токлы чыбыгы аша ничектер узып кергән. Аннары аны күрүче булмаган. Хәзер кешеләр, бу аю кабат килеп һөҗүм итәр, дип шикләнә.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы аю белән очрашканда тынычлык сакларга, урыннан кузгалмаска киңәш итә. Ерткычтан йөгереп качарга һич ярамый. Тыныч тавыш белән сөйләшегез. Аю якын килә башласа, каты итеп кычкырыгыз, каты предметлар белән якындагы агачларга бәргәләгез. Аю баласы тапсагыз, аны фотога төшермәгез, орынырга маташмагыз. Аның анасы якында гына булуы ихтимал – ул балаларын якларга киләчәк, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100