Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Красноярскида вертолетлар бәрелешү нәтиҗәсендә һәлак булганнар исемлеге чыкты

НГС. Красноярск сайты һәлак булучыларның исемлеген һәм анда һәлак булган кайберәүләрнең фотоларын чыгарган.

news_top_970_100
Красноярскида вертолетлар бәрелешү нәтиҗәсендә һәлак булганнар исемлеге чыкты

Вахта ысулы белән эшләүче нефтьчеләрне эш урынына илтергә тиешле вертолет йөк вертолетына бәрелеп, 18 кеше һәлак булды. Һәлак булучыларның иң яшенә - 23, иң өлкәненә 50 яшь. Авариянең сәбәбе - очучының хатасы дип фаразлана. Александр Кононов 6000 сәгать очкан булган. 

Фаҗигада Красноярски, Самара, Томск, Ханты-Манси округы һәм Башкортстан кешеләре һәлак булган.

Богдан Рыбак (ЯНАО)

Камиль Хисамутдинов (Удмуртия)

Денис Овчинников (Красноярск крае)

Владимир Атнабаев (ХМАО)

Александр Баязитов (ХМАО)

Олег Микрюков (ХМАО)

Артем Горюхин (Башкортостан)

Роман Чичерин (ХМАО)

Роман Шайдуллин (ХМАО)

Айдар Валитов (Башкортостан)

Сергей Тяжельников (Краснояр крае)

Сергей Веретенников (Самара өлкәсе)

Игорь Прокопьев (Красноярск крае)

Салават Муратов (Томск өлкәсе)

Александр Щербинин (Красноярск крае)

Экипаж

Александр Кононов (Красноярск крае)

Станислав Иванов (Омск өлкәсе)

Олег Иванчин (Красноярскрай)

Красноярскидан Денис Овчинниковның яраткан кызы калган - социаль челтәрләрдә аның якыннарының кайгысын уртаклашып бик күп язмалар калдырганнар. 


Денис Овчинников

Камил Хисаметдинов инженер булып эшләгән. Аны бик шат күңелле кеше дип искә алалар.


Камил Хисаметдинов

Богда Рыбак күптән түгел генә өйләнгән булган.

Богдан Рыбак

Александр Баязитовның хатыны Айгөл соңгы язышулары хакында язган. Александр очар алдыннан бик нык борчылган. Айгөл аңа: "Борчылма, бар да әйбәт булыр", - дип язган. Александр исән-имин килеп җиткәч, шалтыратырга вәгъдә биргән. Аның ике баласы әтисез калган.


Александр Баязитов

Владимир Атнабаев - Александрның дусты булган. Күптән түгел аның баласы туган булган.

Владимир Атнабаев

Быел майда Салават Моратовның да баласы туган.

Салават Муратов 

Игорь Прокопьев очарга яраткан диелә.


Игорь Прокопьев

29 яшьлек Олег Микрюков.

Олег Микрюков

43 яшьлек Артем Горюхин сәяхәт итәргә яраткан.


Артем Горюхин

38 яшьлек Сергей Веретенниковның бер улы инде зур булган, берсе былтыр гына туган. 

Капитан Александр Кононов

Красноярск өлкәсендә матәм игълан ителде.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100