news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Красноярск янында фаҗига: авариядә 5 кеше һәлак булган, 14 кеше имгәнгән

news_top

Красноярск янында булган җитди юл-транспорт һәлакәтендә биш кеше һәлак булган, тагын 14 кеше зыян күргән. Һәлакәт бүген, 27 ноябрьдә, Красноярск краеның Иланский-Нижнеингаш округында Р-255 «Себер» трассасының 1080нче километрында булган. Бу турыда ТАСС яза.

Канск – Иланск маршруты буенча хәрәкәт итүче пассажир автобусы каршы як полосага чыккан һәм Volvo йөк машинасы белән ян-яктан бәрелешкән. Аннары Dongfeng йөк машинасына килеп бәрелгән. Тагын бер йөк машинасы бәрелештән кача алган, әмма юл кырыена төшеп киткән.

Һәлакәттә өч хатын-кыз, бер ир-ат һәм бер үсмер үлгән.

Кешеләр үлеменә китергән юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу, шулай ук куркынычсызлык таләпләренә туры килмәгән хезмәтләр күрсәтү факты буенча җинаять эшләре кузгатылган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар