Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Красноярск якларында авыллар яна, һәлак булучылар бар

news_top_970_100
Красноярск якларында авыллар яна, һәлак булучылар бар
https://24.mchs.gov.ru/

Красноярск краенда янгыннарда кешеләр һәлак булганнан соң җинаять эшләре ачылган. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Янгында биш кеше үлгәннән соң, «Саксызлык аркасында ике яки аннан да күбрәк кеше үлеменә китерү» маддәсе буенча ике җинаять эше ачылган.

Биредә 7 майда 16дан артык торак пунктта 200дән артык йорт һәм корылма, берничә пилорама, балалар бакчасы яна.

Төбәк буенча Тикшерү идарәсе белешмәсе буенча, Никольск авылында Октябрь урамындагы төрле йортларда ир-ат мәете, тагын бер кеше җәсаде табыла.

Талажанка авылында берничә йортта тереләй янып үлгән ике хатын-кыз һәм бер ир-ат мәете табыла. 

Биредә көчле җил булу сәбәпле, янгыннарны сүндерү тагын да катлаулана.  Гадәттән тыш хәл режимы игълан ителде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100