Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Красноярск түрәсе район башлыгы булып сайлану сөенеченнән балалайка көенә биегән

Түрә дусларын җыеп, халык өчен концерт оештырган.

news_top_970_100

Красноярск өлкәсендәге Ман районының яңа сайланган башлыгы Артем Черных балалайка көенә биегән. Бу турыда РЕН ТВ каналы хәбәр итте.

Төбәктә мәдәни проектны башлап җибәргәч, түрә сөенечен яшереп тормаган, бии башлаган.

«Минем үсеш программам «Ман районы — мөмкинлекләр территориясе. Авыл. Туризм. Мәдәният» дип атала. Безнең территория табигый потенциалы белән бай. Высоцкий белән төшерелгән фильмдагы тайга урманы, аның истәлегенә инде унбиш ел үткәрелә торган бардлар фестивале, Мана елгасы, туризм өчен кызыклы объектлар, дөньяда иң зур Орешная мәгарәсе», — дип сөйли Черных «Говорит Москва» радиостанциясенә.

Радиостанция каналында чыккан видеода түрәнең чүгеп-чүгеп биегәне күренә. Балалайка уйнап тора, Черных бик дәртле итеп биеп тора.

Түрә сүзләренчә, ул сайлауда җиңгәч, концерт оештырганнар. Бирегә артистлар килгән, авыл халкы җыелган.

«Мәдәни проект турында шәһәр, авыл халкы фикер алыша. Шәһәр артистлары — минем дусларым, моңарчы мин җәмәгатьчелек эшләре белән шөгыльләндем, Красноярск шәһәренең Иҗтимагый палатасында социаль өлкә мәсьәләләре буенча комиссия рәисе идем. Дусларым авыл халкына профессиональ концерт күрсәтте. Әйе, без аны минем инаугурациягә багышлап оештырдык», — ди түрә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100