Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Красноярск өлкәсендә җәй уртасында тоташ сигез сәгать кар яуган - видео

Гадәттән тыш табигый күренеш Саяно-Шушенский тыюлыгында була.

news_top_970_100
Красноярск өлкәсендә җәй уртасында тоташ сигез сәгать кар яуган - видео

Красноярск өлкәсендәге Саяно-Шушенское тыюлыгында җәй уртасында сигез сәгать тоташ кар яуган. Тыюлык хезмәткәрләре моның чып-чын аномалия булуын әйткән. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Апрель уртасыннан бирле тыюлыкта 30 градус җылылык урнаша. Июльдә исә сюрприз — кыш килә. Эссе яздан соң җәй бик борчулы була. Көн саен яңгырлар ява, яшеннәр яшьни, җил дулый, боз ява. Шушенское районында урыны белән каралты-куралар җимерелә, түтәлләрдәге үсемлекләрне боз бәреп бетерә, су баскан җирләр дә була.

Тыюлыкның төньягында Голая елгасы башында 13 июльдә кар явып китә. Кара ябалак-ябалак булып сигез сәгать рәттән ява. Җир өстен 5 см калынлыгындагы кар каплый. Урамда бу вакытта нуль градустан бераз җылырак була, дип сөйләгән тыюлык инспекторлары.

«Кар яуганчы, берничә көн рәттән яңгыр яуды. Мондый һава торышының бер рәхәте юк инде. Икенче яктан караганда, җәй көнендә күпереп торган кар белән мактанып була», — дигәннәр тыюлыкта.

Фәнни хезмәткәрләрнең сүзләренчә, июль аенда кар яву — аеруча да диңгез өслегеннән мең ярым метр биеклектә, бу — бик уникаль күренеш. Әлбәттә, ак «тун» бик тиз эреп беткән, шулай да шактый гына фотолар һәм видеолар төшереп өлгергәннәр, диелә бу хәбәрдә.

«Саян тауларында ел әйләнәсенә кар ята торган урыннар бар. Ләкин бу 2 км биеклектәге таулыкларда гына. Саяно-Шушенское тыюлыгында биеклек 1500 метрдан артмый. Биредә җәй көне кар яву мөмкин хәл түгел дип исәпләнгән. Аеруча сәер хәл — давыллы яңгырларга, боз һәм яшеннәргә карамастан, 2020 ел җәен салкын дип әйтеп булмый. Уртача температура статистика күрсәткечләреннән югарырак», — дип сөйләгәннәр тыюлыкның матбугат хезмәтендә. Бу турыда «Красноярск хәбәрләре» сайты язды.

«Саяно-Шушенское тыюлыгы 390 мең гектарга җәелгән. Биредә Кызыл китапка кертелгән төньяк урман боланы, кәҗәмөгезләр, ирбис, манул һәм сирәк очрый торган 17 төрле кошлар яши», дип хәбәр итә «Звезда» каналы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100