Красноярск һәм Омск өлкәсеннән герой-татарлар: эскадрон командиры, снайперларны бетерүче

«Хәрби Дан клубы» ассоциациясе рәисе Михаил Черепанов СССРның төрле төбәкләреннән Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителгән, әмма орденнар гына алган 350 мөселман кызылармияченең исемнәрен ачыклады.
Омск өлкәсе һәм Красноярск шәһәрендә туучылар
Мәхмүтов Игнатий Нурьевич, 1921 елда Омск шәһәрендә туган. 1942 елда Омск шәһәренең Сталин РВК тарафыннан мобилизацияләнә, ВКП(б) әгъзасы. 1942 елның 10 маеннан хезмәт итә. Воронеж һәм Ленинград фронтларында сугыша. «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнә. 2 тапкыр каты яралана.
Өлкән сержант, 270 нче укчы дивизиясенең 975 нче укчы полкында отделение командиры. Советлар Союзы Герое исеменә 1944 елның 29 июнендә үлгәннән соң тәкъдим ителә.
Көнбатыш Двина елгасын кичеп, дошманның көчле уты астында дошман траншеяларына шуыша һәм аларга гранаталар ыргыта. 3 снайперны, 5 пехотачыны һәм 2 станоклы пулеметны юк итә. Тагын 2 гитлерчыны штык белән кадап һәм офицерны атып үтерә. Белоруссиянең Витебск өлкәсендәге Улла бистәсен азат иткәндә каты яралана һәм һәлак була. Үлгәннән соң I дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән.
Тимергалиев Галиулла, 1908 елгы, Омск өлкәсе Исилькульский районында туган. 1930 елда Исилькульский РВК тарафыннан мобилизацияләнә, ВКП(б) әгъзасы. Фронтта 1943 елның 1 мартыннан. I дәрәҗә Ватан сугышы һәм Кызыл Йолдыз орденнары, «Сугышчан казанышлары өчен» медале белән бүләкләнә.
Гвардия капитаны, 2 нче гвардия кавалерия Кырым ике тапкыр Кызыл Байраклы дивизиясенең 4 нче гвардия кавалерия Кызыл Байраклы полкының эскадрон командиры.1945 елның 15 февралендә Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителә. 1945 елның 23 гыйнварында аның эскадроны беренче булып Бишофсталь шәһәренә (хәзерге Польшадагы Ополь воеводалыгының Уязд шәһәре) бәреп керә, дошманның 15 танкы белән оборона сызыгын үтеп, фашистлар шартлатырга өлгермәгән Клодница елгасы аша 2 күперне һәм «Адольф Гитлер» каналын ала. Бу дивизиянең башка полкларына су киртәләрен югалтуларсыз үтеп, һөҗүмне дәвам итәргә мөмкинлек бирә. Бу сугышта Тимергалиев эскадроны 3 үзйөрешле орудиесын бәреп төшерә, 150 гитлерчыны юк итә, 26 туп һәм 3 артиллерия склады яулап алына.
29 гыйнварда Тимергалиев эскадроны Польшадагы Ратиборхаммер авылы янында фашистларның сугышчан сакчыларын тар-мар итә, 5 гитлерчыны әсирлеккә ала. Ферендорф авылы янындагы 3 сәгатьлек сугыштан соң кавалериячеләр Одер елгасын кичә һәм беренче булып дошман траншеяларына бәреп керә. Авыл фашистлардан азат ителә, көнбатыш ярдагы плацдарм яулап алына. 80 гитлерчы юк ителә.
2 һәм 3 февральдә эскадрон 8 үзйөрешле орудие катнашында фашистларның 7 каты контратакасын кире кага. Плацдармны саклаучылар 1 самоходканы һәм танкны бәреп төшерә, һөҗүм итеп килүче 100 солдатны юк итә. Плацдарм тотыла. 1945 елның 7 маенда Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнгән.
Хәбибуллин Николай Калинович, 1917 елгы, Омск өлкәсе Байкал районы Табалтур авылында туган. 1938 елда Төмән өлкәсе Тубыл РВК тарафыннан мобилизацияләнә, ВКП(б) әгъзасы. Хатыны – Әдилә Акмаловна. 1942 елның февраленнән Калинин, Көнбатыш, Төньяк-Көнбатыш, Брянск, I, II һәм III Белоруссия фронтларында хезмәт итә.
1942 елның 25-28 ноябрендә һәм 3-8 декабрендә көчле артиллерия уты астында барган сугышларда 7 урында элемтә урнаштыра һәм безнең артиллерия уты белән идарә итүдә өзеклекләргә юл куймый. Аның җитәкчелегендә аның туп расчеты туры наводка белән пулемет ноктасын, миномет батареясын һәм 20 гитлерчыны юк итә. Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән.
1943 елның 12 июленнән 6 августына кадәр ул билгеләгән координаталар буенча фашистларның миномет батареясе һәм 2 станоклы пулеметы юк ителә. Атакада шәхсән үзе 3 гитлерчыны юк итә. «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнгән. 1944 елның 29 февралендә булган һөҗүм сугышында төгәл ут белән 9 пулемет ноктасын, миномет батареясын, Т-IV танкын һәм 60ка якын гитлерчыны юк итә.
II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән. 1944 елның 26-30 июнендә Белоруссиянең Могилев өлкәсе Чаус районы Стайки авылы янында Днепр елгасын кичкәндә, үз орудиесының төгәл уты белән 8 пулемет ноктасын, «Фердинанд» үзйөрешле орудиесын, сугыш кирәк-яраклары төялгән 5 автомашинаны, хәрби йөк төялгән 12 повозканы һәм гитлерчыларның ротасын юк итә. Александр Невский ордены белән бүләкләнгән.
Капитан, Орел дивизиясенең 380 нче укчы дивизиясенең 945 нче артиллерия полкының 76 мм пушкалар батареясы командиры.
1944 елның 15 июлендә Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителә. 1944 елның 5-7 июлендә Хәбибуллин батареясе Белоруссиянең Минск өлкәсендәге Пекален-Пирулово бистәсе тирәсендәге 210,8 билгесендә камалышта сугыша. Дошманның 21 атакасын кире кагып, артиллеристлар туры наводка белән гитлерчыларның 2 батальон пехотасын, 4 танкын, 2 орудиесын, расчетлы 9 пулеметын, йөк төягән 16 автомашинасын, 2 бронемашинасын, бронетранспортерын, йөк төялгән 35 пар атлы арбасын юк итәләр. 1944 елның 20 августында Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнгән. 1945 елның 21 гыйнварында Польшадагы Варшава янында бер авылда һәлак була.
Хәлилов Әхмәт Абдулла улы, 1922 елда Омск өлкәсе Байкалов районы Турбинский Юрты авылында туган. Плеханово авылында яшәгән. 1942 елда Байкал РВК тарафыннан мобилизацияләнә.1945 елның 9 августында Ерак Көнчыгыш фронтында хезмәт итә. Өлкән лейтенант, 231 нче укчы дивизиясенең 607 нче укчы полкының взвод командиры.
1945 елның 17 сентябрендә, үлгәннән соң, Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителә.
1945 елның 14 августында үзенең взводы белән сан ягыннан өстен булган дошманны биеклектән бәреп төшерә, дивизиянең төп көчләре якынлашканчы, аны төн буе тотып тора. Ул сугышта Хәлилов взводы сугышчылары бер рота япон самурайларын юк итә, 77 танк бригадасын алга җибәрә.
15 августта Хәлилов үзенең взводы белән 77 бригада десанты составында беренче булып Муданьдзян елгасындагы кичүгә чыга, күперне ала, аны шартлатуга юл куймыйча, калган хәрби частьләрнең су киртәсен үтүен тәэмин итә. Кытайның Муданьдзян шәһәрен азат иткәндә өлкән лейтенант Хәлилов батырларча һәлак була. 1945 елның 3 октябрендә, үлгәннән соң, I дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә.
Хәмидуллин Гаяс Барганович, 1915 елның 14 апрелендә Красноярск краеның Дзержинск районы Казанка авылында туган. Омск өлкәсе Олы Елга районының 155 нче совхозында эшли. 1941 елның 23 июлендә Олы Елга РВК тарафыннан мобилизацияләнә. ВКП(б) әгъзасы. 1942 елның 10 декабреннән Көньяк-Көнбатыш, Дала һәм II Украина фронтларында хезмәт итә. 1944 елның 18 гыйнварында Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән.
Гвардия капитаны, 41 нче гвардия укчы дивизиясенең 122 нче гвардия укчы полкының укчы батальон командиры урынбасары.
1944 елның 27 февралендә Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителә.
1944 елның 17 февралендә Украинаның Черкасск өлкәсе Черкасск районы Журженцы авылын азат итү өчен барган сугышта Хәмидуллин батальоны бронетранспортерлар ярдәмендә камалыштан чыгарга теләгән эсэсчыларның атакаларын 2 тәүлек буена кире кага. Бу бәрелештә ул, 6 кызыларммячесен югалтып, сугышчыларны контратакага үзе алып бара. Сугыш кырында 328 гитлерчының мәете ята, 20се әсирлеккә алына. 2 танк юк ителә.
1944 елның 12 апрелендә Ленин ордены белән бүләкләнгән. 1945 елның 30 октябрендә демобилизацияләнә.
Шакиров Басыйр Сатдар улы, 1907 елның 2 октябрендә Рязань өлкәсе Спас районы Иске Каменка авылында туган.1929 елда Красноярск шәһәреннән мобилизацияләнгән. 1942 елның 21 ноябреннән Үзәк һәм I Белоруссия фронтларында хезмәт итә.
Гвардия лейтенанты, 75 нче гвардия укчы дивизиясенең 212 нче гвардия укчы полкының, соңрак 14 нче гвардия кавалерия дивизиясенең 54 нче гвардия кавалерия полкының кылычлы взводы командиры. 1945 елның 18 һәм 19 февралендә Польшада Денитц шәһәре өчен барган сугышта Шакиров взводы 120 гитлерчыны һәм 4 пулеметны юк итә. Шуларның 6сын лейтенант үзе автоматтан атып үтерә.
1945 елның 17 июлендә Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнгән. 1945 елның 13 мартында Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителә. 1945 елның 1 мартында аның взводы, давыллы ут астында беренчеләрдән булып, Польшаның Щецинск воеводалыгында Ина елгасын кичеп, плацдармны яулап ала. Шакиров взводтан калган 12 сугышчы белән бергә фашистларның 6 контратакасын кире кага. Сафтан чыккан иптәшләрен алыштырып, лейтенант пулемет һәм ПТР мылтыкларыннан төгәл ут белән 50 гитлерчыны, расчетлы 4 станоклы пулеметны юк итә. Бу полкның төп көчләре белән елганы кичүне күпкә җиңеләйтә. Моннан тыш, Шакиров сугышчылары 26 немец солдатын әсирлеккә алалар, алар сугышны дәвам иттерү өчен кыйммәтле мәгълүматлар җиткерәләр.
9 март көнне Көнчыгыш Помераниядә Трейтув шәһәре өчен барган сугышта Шакиров взводы шоссе юллары төенен саклый, гитлерчылар атакасын кире кага. Лейтенант шәхсән үзе гранаталар белән 15 һөҗүмчене юк иткән.
1945 елның 28 августында I дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә. II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән 1945 елның 15 июнендә бүләкләнә.
(Дәвамы бар.)
Чыганак: «Миллиард.Татар», Михаил Черепанов