Красноярск губернаторы: Урман янгыннарын сүндерү - мәгънәсез эш

Красноярск губернаторы Александр Усс Себердәге урман янгыннарын сүндерү мәгънәсез эш дип саный. Губернатор фикеренчә, бу коткаручылар өчен куркыныч тудыра. Бу турыда РИА Новости агентлыгы хәбәр итте.
"Шундый бер категория бар, ул контроль зонасы дип атала. Анда янгынны сүндермиләр. Саклау зонасы бар - анда янгынны сүндерәләр. Контроль зонасы турында әйткәндә, бу, нигездә, төньяк территорияләр. Анда даими рәвештә янгыннар чыгып тора. Күпчелек очракта бу яшеннәр аркасында була. Мондый хәл йөз ел, ике йөз ел, биш йөз ел элек тә шулай булган. Әгәр кыш көне салкын һавада буран чыкса, бездә җылырак булсын өчен, айсбергларны эретергә кирәк дигән фикер беркемнең дә башына килми бит. Минемчә, контроль зонасындагы урман янгыннарына карата да шундыйрак караш кулланып була. Бу - гадәти табигый күренеш, аның белән көрәшү мәгънәсез, бәлки, кайчакта зыянлыдыр да әле - эш шунда", - дигән Усс.
Красноярск губернаторы бу янгыннарны сүндерергә кешеләрне җибәргән очракта ни буласын фаразлый. "Бу бит абсолют гамәли сорау. Бүген контроль зонасына парашютчылар десанты - меңләп кеше озатырга була. Төтен күләме шулкадәр булганда, без кешеләрне реаль куркыныч астына куябыз. Анда барып җитү өчен өч сәгатьтән артык очарга кирәк. Әгәр ялкын агачлар өстеннән китсә, аларны ничек коткарып булсын", - дигән ул.
- Себердә 2,3 миллион гектарда урманнар яна. Шуларның 95 процент өлешенә барып җитү кыен. Россиянең дүрт субъектында гадәттән тыш хәл режимы игълан ителде. Янгын төтене Уралга, Идел буена, Казахстанга кадәр барып җитте.
"Шундый бер категория бар, ул контроль зонасы дип атала. Анда янгынны сүндермиләр. Саклау зонасы бар - анда янгынны сүндерәләр. Контроль зонасы турында әйткәндә, бу, нигездә, төньяк территорияләр. Анда даими рәвештә янгыннар чыгып тора. Күпчелек очракта бу яшеннәр аркасында була. Мондый хәл йөз ел, ике йөз ел, биш йөз ел элек тә шулай булган. Әгәр кыш көне салкын һавада буран чыкса, бездә җылырак булсын өчен, айсбергларны эретергә кирәк дигән фикер беркемнең дә башына килми бит. Минемчә, контроль зонасындагы урман янгыннарына карата да шундыйрак караш кулланып була. Бу - гадәти табигый күренеш, аның белән көрәшү мәгънәсез, бәлки, кайчакта зыянлыдыр да әле - эш шунда", - дигән Усс.
Красноярск губернаторы бу янгыннарны сүндерергә кешеләрне җибәргән очракта ни буласын фаразлый. "Бу бит абсолют гамәли сорау. Бүген контроль зонасына парашютчылар десанты - меңләп кеше озатырга була. Төтен күләме шулкадәр булганда, без кешеләрне реаль куркыныч астына куябыз. Анда барып җитү өчен өч сәгатьтән артык очарга кирәк. Әгәр ялкын агачлар өстеннән китсә, аларны ничек коткарып булсын", - дигән ул.
"Без ситуацияне көн саен күзәтеп торабыз, эшчәнлекне Рослесхоз белән килештерәбез. Закон һәм федераль үзәк таләпләрен исәптә тотып, тактиканы билгеләү өчен, периодик рәвештә мин киңәшмәләр уздырам", - дигән Усс.