Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Краснодарда сигез катлы йортта 64 фатир янып беткән

Янгын бик тиз арада йортны чолгап алган.

news_top_970_100
Краснодарда сигез катлы йортта 64 фатир янып беткән
Краснодар өлкәсе буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

13 сентябрьгә каршы төндә Краснодар шәһәренең Россия урамында сигез катлы йортта зур янгын булды. Янгынны дрон белән видеога төшергәннәр. Бу кадрларны Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы күрсәтте.

Янгын төнлә 2.15 сәгатьтә башлана. Бу йортта 384 фатир, коммерцияле мәйданнар урнашкан. Ут бөтен югары катны чолгап ала, янгын 4400 квадрат метр мәйданда дөрли. Иртәнге 7.43 сәгатьтә тә генә утны тулысынча сүндереп бетерү турында мәгълүмат чыкты.

Анна исемле шаһит фаҗига турында сөйләгән. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, төнлә белән ул күршеләре кычкырган тавыштан һәм ялкыннан төшкән шәүләләрдән куркып уяна. Ул җиденче каттагы фатирда яши. Анна үзенең фатиры урнашкан йортта янгын булуын күреп ала, йорт «кое» кебек итеп төзелгән.

«Әйберләремне җыеп чыгып китәр алдыннан, мин фото төшердем. Ялкын мизгел эчендә түбәләр буйлап күчеп китте», — ди ул.

Анна сүзләренчә, янгын бер фатирдан башлана. Ул утның түбәдән башлануын кире кага. «Бөтен кеше аска төшкәнче, бар да яна иде инде», — ди ул.

Янгын вакытында барлыгы 64 фатир яна. Аннаның торагы да шул исәпкә керә. 300 ләп кеше йорт-җирсез кала, аларны «Кавказ» кунакханәсенә урнаштырганнар.

Соңгы мәгълүматлар буенча, янгын электр үткәргече ватык булудан килеп чыгуы ихтимал. Хәзерге вакытта фаҗиганең сәбәпләре ачыклана. Төбәк прокуратурасы тикшерү эшләре башлаган.

Краснодар өлкәсе губернаторы Вениамин Кондратьев сүзләренчә, янгын чыккан йорт рөхсәтсез төзелгән булуы ихтимал, диелә бу хәбәрдә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100