Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Краснодар үзәгендә шартлау булган: шәһәргә ике дрон һөҗүм иткән

news_top_970_100
Краснодар үзәгендә шартлау булган: шәһәргә ике дрон һөҗүм иткән

Краснодар үзәгендә Морская урамында шартлау тавышы ишетелде, дип хәбәр итә Краснодар краеның оператив штабы. Зыян күрүчеләр юк, шартлауның сәбәпләре билгесез, дип яза Коммерсантъ сайты.

Штабта ачыклык кертүләренчә, бу хәл җирле вакыт буенча 4:17 сәгатьтә, Морская урамы 54/2 адресы буенча булган. Бинаның түбәсенә, тәрәзәләренә зыян килгән, урынга экстрен хезмәтләр җибәрелгән. Әлеге адрес буенча МТС компаниясенең клиентлар сервисы урнашкан.

Соңрак шәһәр мэры Евгений Наумов та шартлау турындагы мәгълүматны раслады. Ул офис бинасына һәм торак йортка зыян килгәнен дә өстәде. Гаражная урамындагы (шартлау булган урын янында) 5 катлы йортта 20гә якын тәрәзә ватылган, анда махсус хезмәтләр эшли.

Baza, Shot «Телеграм» каналлары, шәһәргә беспилотниклар һөҗүм иткән, дип яза. «Социаль челтәрләрдә төрле мәгълүмат һәм видеолар бик күп. Шәһәр халкыннан тынычлык саклауларын һәм бары тик ышанычлы мәгълүмат чыганакларына гына ышануларын үтенәбез», – дип язган төбәк башлыгы Вениамин Кондратьев «Телеграм» каналында.

«Телеграм» каналларда Краснодарга килгән дроннарның һәм шартлауның видеосы таралды.

Соңрак Краснодар краеның оператив штабы Краснодарда Герой Яцков урамындагы торак йорт ишегалдында кыйпылчыклар төшү турындагы мәгълүматның дөреслеккә туры килмәвен әйтте. Бу урам шартлау булган урыннан якынча 7 км ераклыкта урнашкан.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100