news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Краснодар өлкәсендә сәүдә йортында шартлау: дистәдән артык кеше каза күргән

news_top
Краснодар өлкәсендә сәүдә йортында шартлау: дистәдән артык кеше каза күргән

Бүген Краснодар өлкәсе Ашпоронск шәһәрендәге сәүдә йортында шартлау булган. Хәрабәләр астында кешеләр калган. SHOT хәбәр итүенчә, Ворошилов урамындагы бинада газ шартлаган булырга мөмкин. Бинаның зур өлеше җимерелгән, янгын башланган, аны сүндергәннәр. Хәзерге вакытка 14 кеше җәрәхәтләнгәне билгеле, дип яза телеграм-канал.

Шартлау булуга хәрабәләр астында аптека хезмәткәре калуы билгеле булды. Ул 7.50 сәгатьтә сменага чыккан – шунда ук шартлау булган, һәм аптека тулысынча җимерелгән. Бәхеткә аны коткарганнар, ул исән, аңында. Хәзер ул реанимациядә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар