news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Краснодар мәктәбендә 8 класста укучы үсмер укучыларга пычак кадаган

news_top
Краснодар мәктәбендә 8 класста укучы үсмер укучыларга пычак кадаган

Краснодарның 94нче мәктәбендә 8нче класс укучысы, пычак белән кадап, 3 укучыны яралаган, тагын 2 укучы тән җәрәхәтләре алган. 13 яшьлек бер малайның хәле уртача авырлыкта, диелә. 15 яшьлек бер укучының тубыгы яраланган. 14 яшьлек укучының борыны сынган һәм баш мие селкенгән. Тагын 2 бала җәрәхәтләр алган, әмма алар госпитализацияләнмәгән.

Краснодар шәһәре публиклары язуынча, бу хәл 2 укучының бәхәсеннән башланган. Укучыларның берсе колонка аша акыртып музыка тыңлый, бу икенчесенә ошамый.

Краснодар шәһәре хакимияте «РИА Новости»га белдерүенчә, һөҗүм иткән укучы тоткарланган. Мәктәптә махсус штаб булдырылган.

Укучылар учетта тормаган. Краснодар губернаторы мәктәпкә пычак алып керүгә юл куйган кешеләрне ачыкларга кушкан.

Видеодан күренгәнчә, пычак кадаша башлаганчы, укучылар шактый озак вакыт тарткалаша, сугыша, бу вакытта аларны беркем дә араламый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар