Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Краснодар краенда һәлакәткә очраган хәрби самолет торак йорт янына төшкән

news_top_970_100
Краснодар краенда һәлакәткә очраган хәрби самолет торак йорт янына төшкән
видеодан скриншот

Краснодар краеның Ейск шәһәрендә Су-34 хәрби самолеты һәлакәткә очраган. Ул торак йорт янына төшкән. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Социаль челтәрләрдә таралган фотолар һәм видеоларда янгынның торак йортка күчүе күренә, берничә кат яна, диелә бу хәбәрдә.

Әлеге фаҗига турында ТАСС агентлыгы шаһитларга сылтама белән хәбәр итте.

Видеоларда күп катлы йорт януы күренә, дип яза «Татар-информ».

РИА Новости Саклану министрлыгына сылтама белән хәбәр иткәнчә, тавыш тизлегеннән югары тизлектә оча торган истребитель-бомбардировщик Су-34 пилотлары катапультаны кулланырга өлгергән.

«Бүген Көньяк хәрби округының хәрби аэродромында уку-тренировка очышы ясаган вакытта биеклеккә күтәрелгәндә Су-34 самолеты һәлакәткә очрый. Самолет Ейск шәһәре эчендә төшә», – диелә бу хәбәрдә.

Исән калган очучылар доклады буенча, самолет бер двигателенә ут кабу сәбәпле һәлакәткә очраган, дип ачыклык керткәннәр Саклану министрлыгында.

Ведомство белешмәсе буенча, торак кварталларның берсенең ишегалдында Су-34 төшкән урында авиаягулыкка ут капкан. 

Краснодар крае губернаторы Вениамин Кондратьев Телеграм каналында хәбәр иткәнчә, ул Ейск районына барган. Урында экстрен хезмәтләр эшли.

«Вести» каналы белешмәсе буенча, фаҗига Коммунистик урамында була. Бирегә бөтен шәһәрдән ашыгыч ярдәм һәм янгын сүндерү машиналары килә, күктә вертолетлар очып йөри. Шаһитлар беренчедән тугызынчы катка кадәр йорт януы турында сөйли, диелә хәбәрдә.

Соңрак РИА Новости йортның биш каты януын хәбәр итте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100