Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Краснодар краен су баса: Туристлар аэропортка кадәр җәяү барган

Анапада бер тәүлектә бер еллык яңгыр яуган

news_top_970_100
Краснодар краен су баса: Туристлар аэропортка кадәр җәяү барган
https://23.mchs.gov.ru

Краснодар өлкәсе губернаторы Вениамин Кондратьев сүзләренчә, Анапа шәһәрендә бер тәүлектә бер еллык явым-төшем булган. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

«Кайчакта бер сәгать эчендә бер айлык явым-төшем була. Анапада да, Темрюкта да бер тәүлектә явым-төшемнең бер еллык нормасы яуды», — дигән губернатор.

Биредә туристларны эвакуациялиләр. Аларның күбесе аэропортка җәяү барырга мәҗбүр булган. Аэропортка таба юл чын елгага әверелгән, диелә бу хәбәрдә.

Соңгы белешмә буенча, Краснодар краенда 1,5 мең кешене эвакуацияләгәннәр. Анапа, Новороссийск, Темрюк районнарында 1421 торак йортны, 1899 участокны, социаль әһәмияткә ия алты объектны су баскан.100 мең чамасы кеше электр утсыз калган.

14 августта 14 районда гадәттән тыш хәл режимы игълан ителгән. Синоптиклар бүген яңгыр кимер дип фаразлый. Ләкин кайсыбер районнарда, шул исәптән Анапада яңгырлар һәм яшеннәр көтелә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100