Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Красная Поляна» курорты генераль директоры Сочи тауларында һәлак булган

news_top_970_100
«Красная Поляна» курорты генераль директоры Сочи тауларында һәлак булган
https://pixabay.com/

«Красная Поляна» курортының генераль директоры Андрей Круковский Сочида тауларда фаҗигале һәлак булган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

37 яшьлек Андрей Круковский Ачипсин крепосте янында йөргән чакта сукмактан егылып төшеп китә һәм җитди имгәнә. Табиблар аңа ярдәм итә алмый, ул үлә. 

«Андрей Алексеевич тулысынча эшкә бирелгән, тау чаңгысы спорты һәм тауларда йөрү белән шөгыльләнгән.  Ул Красная Полянаны дөнья дәрәҗәсенә җиткерде», – дигәннәр курортның матбугат хезмәтендә.

Андрей Круковский Мәскәүдә туган, Мәскәү Икътисад, сәясәт һәм хокук институты, Лондон бизнес мәктәбен тәмамлаган, икътисад фәннәре кандидаты.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100