news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кранда эшләүче танылган блогер эш урынында фаҗигале һәлак булган

news_top
Кранда эшләүче танылган блогер эш урынында фаҗигале һәлак булган
социаль челтәрләр

Төмәндәге бер төзелеш компаниясендә кранда эшләүче, популяр блогер Эльвира Демидова эш урынында фаҗигале һәлак булган. Бу хакта телеграм каналлар хәбәр итә.

Бу көнне кранчы кыз бетон конструкцияләр төзүдә эшли. Көчле җил чыгып, кран җиргә ава. Алынган тән җәрәхәтләреннән ул урында ук үлә.

32 яшьлек Эльвира социаль челтәрләрдә төзелеш өлкәсендәге авыр эш шартлары, түбән хезмәт хакы турында юмористик роликлар төшерә иде. Шулай ук Эльвираның кран кабинасыннан шәһәрне төшергән видеоларын да халык бик яратып кабул иткән. Аның 40 меңнән артык язылучысы бар иде.

Эльвираның ике баласы ятим калган.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар