Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Краб таякчыклары нәрсәдән ясалган?

Тәрәч балыгы филесын ваклап турыйлар, аннары тарттыралар һәм «сурими» дип аталган фарш барлыкка килә.

news_top_970_100
Краб таякчыклары нәрсәдән ясалган?
https://pixabay.com

Краб таякчыкларын куллану безгә японнардан килгән. Узган гасырның җитмешенче елларында краб таякчыклары популяр булу сәбәпле, кысласыманнарга бетү куркынычы яный башлый. Шуңа күрә таякчыкларны алмаштыра торган матдә уйлап тапканнар. Бу турыда фактлар сайтында язылган.

Краб таякчыкларын нигезенә тәрәч балыгы филесы алына. Аны ваклап турыйлар, аннары тарттыралар һәм «сурими» дип аталган фарш барлыкка килә. Суримига йомырка порошогы, куерткыч, соя соусы һәм краб ароматизаторы кушалар.

Аннары шушы массадан таякчыклары ясыйлар һәм парда тотып, артык маен чыгарып бетерәләр. Шулай итеп катламлы таякчыклар барлыкка килә. Алар формасын яхшы саклый.

Таякчыклар крабны хәтерләтсен өчен, азык-төлек буявы белән аларның өске ягын кызыл төскә буяп куялар, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100